Хәтер яңарганда

2015 елның 30 октябре, җомга

    Кеше-табигать баласы, дибез. Көндәлек мәшәкатьләр шаукымы белән мавыгып бу турыда онытып җибәрсәк тә, безнең яшәешебез нигезе, әлбәттә, табигать, чыгышыбыз, яралышыбыз- җирдән. Бу – бәхәссез! Шуның хаклыгына ышанган, туган җирнең кадерен белеп яшәгән кешеләр генә чынмәгънәсендә бәхетле була ала!

    Кызганычка каршы, соңгы вакытларда моның киресе дә күзәтелә. Авыл халкы туган җирләрен калдырып шәһәрләргә агыла. Бу күренешне фәнни телдә урбанизация дип атыйлар. 1955 елда басылган русча- татарча сүзлектә әлеге терминга түбәндәге аңлатма бирелә: шәһәрләштерү (илнең бөтен экономик һәм культура тормышын эре шәһәр үзәкләрендә туплау – капиталистик җәмгыятькә хас күренеш). Капитализм өчен генә хас күренеш булып чыкмады шул... бездә дә авылларны пыран-заран китереп ташлады. Объектив закончалык дип кенә котылып булмый, перспективасыз дигән тамга сугып , үзебез үк бик күп салаларны таркаттык. Әйтик, Түбән Кама сусаклагычын төзегәндә дистәләгән авыллар күмелеп калды. Анда туып – үскән кешеләргә нинди авыр җан җәрәхәте ясалды. Яшәүдән ткутаган авыллар саны бигрәк тә республикабызның көньяк – көнчыгышында, нефть чыккан якларда бихисап күп булды. Ул төбәктә һәр кырык, илле чакрым саен сәнәгать бистәләре, шәһәрләр үсеп чыкты. Аларда яшәүчеләр нигездә , әлбәттә, кичәге авыл кешеләре. Туган авыл туган авыл инде ул! Аны бер генә шәһәр уңайлыклары да алыштыра алмый. Юккамыни, соңгы вакытта матбугат чараларында шушы мәсьәләгә кагылышлы язмалар еш күренә. Элеккеге авылдашлар җиргә кире тартыла, туган нигезләрен сагына. Хәтер уяна!

     Юкка чыккан дип саналган салаларның яңадан тернәкләнеп киткән мисаллары да бар бу районда. Мәсәлән, Кызыл Йолдыз, Тургай, Агымсу авыллары яңарыш кичерәләр. Бу күренеш уңай бәяләнергә һәм үрнәк итеп куелырга тиеш!

    Азнакай районы хакимиятенең үз җирләрендә, заман агымына бирешеп  югалуга дучар ителгән авыллырны барлап, тарихларын яктыртып зур җыентык булдыруларын ифрат та мактаулы гамәл дип исәплим. Үткәннәребезне зурлап, үзебезне хөрмәт итәргә өйрәнәбез ич!

 

Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының Премьер–министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International