Авылда дин тотучы, иман юлына баскан кешеләр күп. Борынгы йолаларны үтәп барырга, бәйрәмнәрне калдырмаска тырышабыз. Әле шушы көннәрдә генә бергә җыелып Гашүрә бәйрәме үткәрдек.
Имам хатиб Рәфис Ситдыйков аять-догалар, вәгазьләр укыды. Нәҗибә Мәхмүтова пешергән бик тәмле боткалар белән сыйландык. Әби-апаларның һәркайсы күчтәнәчләр белән килгән. Мәдәният хезмәткәрләре табын әзерләп, йөгереп кенә йөрде. Гомумән, авыл халкы төрле яклап булган, чаралар оештырып кына торган клуб директоры Ләйсән Зарипова, китапханәче Вәсимә Фәхриеваның хезмәтеннән бик канәгать. Әле күптән түгел генә Өлкәннәр көнен дә шулай матур итеп үткәргән идек.
Гамбәрия Вәлиева, “Ак калфак” оешмасы әгъзасы