Бу атнада республика халкын өстәмә ике көн ял көтә. Россиядә халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм ителгән 4 ноябрьдә Татарстан халкы ял итәчәк. 6 ноябрь көнне исә республика Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бәйрәм адлы көннәре булган 3, 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак, дип хәбәр итәләр Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрылыгының матбугат хезмәтеннән.