Азнакай районы Буләк (элеккеге Сасы-күл) авылы үзенең асыл затларын тарихка уеп калдырды. 6 ноябрь көнне авылның мәдәният йортында "Ыкның гүзәл Бүләге" исемле китапның тәкъдир итү кичәсе тантаналы төстә үтеп китте. Авылдан чыккан бик күп мөхтәрәм кунаклар кайтты. Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясенең президенты, Уфа нефть институтының элеккеге ректоры Шаммазов Айрат Мингаз улы, китапны чыгаруда иганалек иткән, идея авторлары авылдашыбыз Шакирәэ Нигъматулла кызы, аның тормыш иптэше Татарстан Республикасы президентының Дәүләт эшчесе, академик Ренат Хәлиулла улы Мөслимовлар, шулай ук күп кенә башка дәрәҗәле җитәкче урыннарда эшлэүче авылдашлар, район җитәкчелэре, шагыйрьләр, артистлар, массакүләм чаралары җитәкчеләре, Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре, авылдашлар әлеге кичәнең бизәге булдылар. Бәйрәм барышында китапны сату оештырылды. Җыелган акчаны бертавыштан зиратны төзекләндерү өчен тотарга дигән тәкъдимне хупладылар. Мөслимовларның бу инде беренче генә иганәлек күрсәтүләре түгел. Авыл уртасында район күрке булырлык мәчет салдыручылар да, юлларны төзекләндерүче дэ алар. Авылыбыз халкы үзенең шундый күркәм кешеләре белән горурлана!
Гульчачак Хазиева