Һөнәри бәйрәмнәрегез белән!

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

     Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары!

     Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас күңелдән тәбрикләүләрне кабул итегез. Сез халыкның тынычлыгын һәм иминлеген, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча үзегезгә йөкләнгән бурычларны намус белән үтисез. Кайбер төр җинаятьләрнең кимүенә ирешәсез. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны, социаль мошенниклыкны кисәтү буенча җәелдергән эшчәнлегегез тиешле нәтиҗәләр бирә. Тормышыгызны көн саен куркыныч астына куеп, сез кануннарны бозучылар белән көрәштә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны намус белән башкарасыз. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан барлык райондашлар исеменнән тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы, гаиләләрегезгә иминлек телим.

 

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International