Әсәй, Митрәй мирасы сакланып калачак

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

    7 ноябрь көнне Әсәй авылы мәдәният йортында “Әсәй, Митрәй мирасы” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Бу көнне мәдәният йортында җыр- биюләр, тальян моңнары яңгырап торды. Бәйрәмгә килүчеләрне фойеда  Азнакай сәнгать мәктәбе тальянчылар татар көйләренә тезмәләр белән каршы алдылар. Фойены бизәп авыл осталарының кул эшләреннән, спорт өлкәсендә  алган истәлекле кубоклардан һәм “Калсын иде без яшәгән дәвер тарих битләренә уелып...”, “Туган җирем – күңел бизәгем” исемле китап күргәзмәләре дә урнаштырылган иде. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Рәшат Ринат улы Шәйхетдинов ачып, килгән мөхтәрәм кунакларны, авылдашларны китап чыгу көне белән котлап, сүзне Әсәй авылында туып үскән, авылыбызның хөрмәтле шәхесе, китапка башлангыч биргән, техник фәннәр кандидаты, район башлыгы урынбасары Наҗәт Мәсгут улы Нәгыймовка сүз бирде. Ул күптәнге хыялының тормышка ашуына горурланып сөйләде. Һәм Әсәй, Митрәй авылында яшәүче иң өлкән апаларга, алтын туйларын үткәргән парларга район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинның рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләрен тапшырды. Китапның тарихи өлеше белән  күп еллар Әсәй авылын җитәкләгән авылдашыбыз Илсөяр Вагыйз улы Закиров таныштырды. Мөхтәрәм кунакларыбыз арасында Социалистик хезмәт герое, Ленин ордены иясе Әхмәдиева Ганҗә Галим кызы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге әдәби бүләк иясе Азнакай муниципаль районы почетлы гражданины Флера Гыйззәтуллина, КамАЗ төзелеше ударнигы, Татарстанның төзелеш, архитиктура һәм торак коммунал хуҗалыгы Министрлыгының Почет грамотасы иясе Шагиев Наил Фазыйл улы, Якупов Нәркис Әхмәт улы,Бөек Ватан сугышы ветераны Ильясов Зиннур Шәйхевәли улы һ.б. бар иде. Кичә Әсәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык исемен йөртүче “Өммегөлсем” ансамбле, “Умырзая” бию коллективы, “Илһам” вокаль ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды. Митрәй авылы килене Фирдәвес Миргасим кызы җитәкчелегендәге “Юлдаш” вокаль ансамбле чыгышлары кичәгә ямь өстәде. Кичә ахырында китап басуда үзләреннән зур өлеш керткән иҗат төркеме ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Гарипов, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдус Гыйләҗев; Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ниһат Мозаффаров; журналистлар берлеге әгъзасы Нәфис Әхмәтов; Әсәй авылы китапханәчесе Гөлсем Исхакова; Әсәй мәктәбе тарих укытучысы Илшат Мотыйгуллин; дизайнер Җәмилә Бәйрәмова; Казан федераль университетының Алабуга институты студенты Римма Исхаковаларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Әсәй авылы китапханә мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International