12 нче ноябрь көнне Үзәк китапханәдә Саба районында яшәп иҗат итүче язучы, «Бәллүр каләм» бүлеге иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы; «Мәхәббәт аланы», «Ак бураннар аша», «Күгәрчен оя корганда», «Томанлы төн», «Карлы миләш тәме», «Ефәк кулъяулык», «Җиләкле тау сере» китаплары авторы - Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән «...Ә тормышта һичбер вакыт гадилектән зур булмадык» дигән очрашу кичәсе була.
Кичәгә рәхим итегез! Башлана: 10:00 сәгатътә.