Мөхтәсибәт яңалыклары

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Хаҗ кылу ул күпләрнең хыялы шуңадыр да Хаҗга барып кайткан туганнар, дуслар белән һәрберебез очрашырга, анда күргәннәрне сорашырга тели. Быелгы хаҗ аеруча дулкынландыргыч булгандыр, күпләребез хаҗилар туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде дип догада булгандыр. Аллаһка шөкер, барлык татарстанлылар да әлеге изге сәфәрдән әйләнеп кайттылар һәм инде күргәннәре белән уртаклашырга ашыктылар.
Хаҗилар белән очрашулар Азнакай нуры мәчетендә һәм Зәнгәр мәчеттә булып узды. Бу елны районыбыздан 8 кеше хаҗда булып кайтты, үз күргәннәрен бәйнә-бәйнә, озаклап сөйләделәр алар. Авырлыкларын да, җиңеллекләрен дә күргәннәр, ләкин шулай да хаҗнын һәрбер гамәлен җиренә җиткереп үтәп кайтканнар. Кабул хаҗлар булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International