Дүшәмбе көнне районда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Бөгелмә-Азнакай юлының 38 нче чакрымында Азнакайга таба хәрәкәт итүче ВАЗ-21102 шоферы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыга һәм Киа Спектра машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, алган тән җәрәхәтләреннән ВАЗ-21102 шоферы һәм аның пассажиры һәлакәт урынында вафат була. Кызганычка каршы, аларның берсе дә хәвефсезлек каешын эләктермәгән була. Киа Спектра машинасында барган бер пассажир район үзәк сырхауханәсенә озатыла.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе