Азнакайда 18нче ноябрь көнне Мәдәният сараена «Татар кызы-2015» бәйгесе узды. Милләтебезнең гореф–гадәтләрен һәм йолаларын төгәл үтәүче, сылу, уңган–булган, җырга-моңга гашыйк Азнакайның чың татар кызлары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.