Азнакай район башлыгы бер көнгә һөнәр “алыштырды”

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

     Кичә Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында 9 нчы сыйныф укучылары эшче һөнәрләр белән якыннан танышты. Мәшгульлек үзәге, көллият һәм мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган әлеге чарада район, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре дә катнашты. Алар бу көнне пешекче дә, эретеп ябыштыручы да, механизатор да булып карадылар.

– Бүгенге көндә эшче һөнәрләргә хезмәт базарында сорау зур. Мондый чаралар укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирергә ярдәм итә, үз юлларын билгеләүдә бик әһәмиятле, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International