Азнакай районы Туйкә авылы территориясенә кергән җирдә Сугышлы авылы булган дигән мәгълүмат бар. 1930 елларда ниндидер сәбәпләр белән авыл таралган. Шул тирәдә берничә йорт урыны гына калган. Өлкәннәрнең әйтүенә караганда, халыкның күбесе Лениногорск районы Сугышлы авылына күченгән дигән фараз бар. Шушы авыл турында белүче булса, яки хәзерге көндә исән булган оныклары, туганнары ишетсә, Азнакай районы Туйкә авыл җирлеге башкарма комитетына хәбәр җибәрсеннәр иде. Тел. – 8 (85592) 45089, электрон адрес- Toy.Azn@tatar.ru
Туйкә авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Фаяз Зәйдуллин