Районның муллыгын, азык-төлек иминлеген тәэмин итүче хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, аграр тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм.
Азнакайда элек-электән эшсөяр халык яши, район игенчелек һәм терлекчелек продуктлары җитештерү күрсәткечләре буенча республикада лаеклы урын тота. Быелгы ел да авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар өчен зур сынау елы булды. Әмма районыбыз игенчеләре сынатмады. 135 мең тонна югары сыйфатлы бөртекле ашлык җитештерделәр. Терлекчеләребез дә елдан-ел зур уңышларга ирешә. Ит-сөт җитештерү күләме, терлекләрнең баш саны артты. Терлекчелектә тотрыклы продукция алынды. Бу авыл хезмәтчәннәренең җан җылысын биреп, намуслы, фидакарь хезмәт куюы нәтиҗәсе.
Табыннарыбыз түрендә күкрәкләргә терәп кисәр икмәгебез, үз җирлегебездә җитештерелгән сыйфатлы, файдалы һәм тәмле ризыкларыбыз булуы өчен зур рәхмәт Сезгә, авыл хезмәтчәннәре! Без Сезне данлыйбыз, хөрмәт итәбез һәм горурланабыз!
Тургайлы имин күк йөзе, исәнлек-саулык, бәрәкәтле һәм куанычлы тормыш телим!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе