Азнакайлылар - -җиңүче!

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

    «Бала хокук даирәсендә» исемле информацион-социаль видеороликлар Икенче республика бәйгесендә Азнакай шәһәренең 7а сыйныф укучылары Харисова Рания, Вахитова Диана  җиңүчеләр булып чыктылар. 20 ноябрь көнне башкалабыз Казан шәһәренең «Әкият» Татар дәүләт курчак театры зур залында бүләкләү тантанасына чакырылдылар. Азнакайлылар “Минем дөнья” исемле видеоролик эзерләгәннәр иде. Кызларга җиңүчеләр дипломы һәм 20 меңлек сертификат тапшырылды.

 

Азнакай районы Мәгариф идарәсе сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International