Татарстан синоптиклары фаразларына карганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава була. Күпчелек районнарда төнлә юеш кар һәм яңгыр явачак, көндез урыны белән бераз явым-төшем көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән - томан. Төньяк-көнчыгыштан салмак җил, юлларда – бозлавык.
Республика буенча төнлә һәм көндез 2 градус салкыннан алып 3 градуска кадәр җылы булачак.
Казанда шулай ук болытлы һава, явым-төшем булуы ихтимал. Температура - 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы.
25 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Температура 6 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/23/115843/ сайтыннан