Татарстанда ташландык авыл хуҗалыгы җирләре белән бәйле мәсьәлә һаман да шактый актуаль булып кала бирә. Хәер, республикада аларны кулланышка кертү буенча актив эшчәнлек күптән башланып китте инде...
Мәсәлән, агымдагы елда Россельхознадзор идарәсенең Татарстандагы бүлеге авыл хуҗалыгы җирләренә махсус тикшерү уздырган. Аның максаты ташландык мәйданнарны һәм дөрес кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен ачыклау булган. Ташландык мәйданнарны кулланышка кертү исә – аеруча мөһим максатларның берсе.
Нәтиҗәдә, республикада 39,2 мең гектар җирнең, гомумән дә, кулланылышта булмавы ачыкланган. Мөслим районында андый мәйданнар күләме 9,6 мең гектар булса, Нурлат районында – 2,5 мең, Лаешта – 2,4 мең, Чистайда – 5,3 мең, Әлмәттә – 5 мең гектарда ташландык җирләр булуы ачыкланган. Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Питрәч һәм Тәтеш районнарында бу күрсәткеч 1,5 мең гектардан бераз гына артыграк.
Әйтергә кирәк, бу саннар беренче карашка гына шактый зур сыман тоела. Мәсәлән, 2014 елда андый җирләр күләме 54 мең гектардан да (!) артып киткән булган. Тиздән ташландык мәйданнар саны тагын да кимергә мөмкин - республикада авыл хуҗалыгы җирләрен кулланылышка кертү буенча яңа проект тормышка ашырыла башлады. Ул ташландык җирләрне төп хуҗаларыннан алып, нәтиҗәле эшчәнлек алып бара торган агросәнәгать комплексларына бирүне күздә тота.
Әлеге эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләре турында сөйләргә дә мөмкин инде. Мәсәлән, 2015 елның май аеннан башлап Татарстанда 14 мең гектардан артык ташландык хәлдәге җир кулланылышка кертелгән. Аларның 2 мең гектары – Чистай районы, 1 мең гектардан артыгы – Әлмәт районы хуҗалыкларыныкы. Бу мөмкинлектән файдаланган агросәнәгать комплекслары Питрәч, Арча, Түбән Кама һәм Тәтеш районнарында да бар.
- Ташландык җирләрнең 10 мең гектардан артыгының уңдырышлылыгы шактый түбән. Аларның күбесендә куаклар, чүп үләннәре үскән, шуңа күрә аларны эшкәртү шактый катлаулы. Моны искә алып, җаваплы идарәчелек бу мәйданнарны агач-куаклыклар категориясенә кертү карарын кабул итте, - дип белдерәләр Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Кемгәдер, киресенчә, җитми...
Хәер, әлеге мөмкинлектән чәчүлек мәйданнарын зурайтырга теләгән һәр хуҗалык та файдалана алмаячак. Ник дигәндә, республикада ташландык авыл хуҗалыгы җирләре булмаган районнар да шактый. Мәсәлән, Балтач районы шундыйларның берсе.
- Безнең хуҗалыкта 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә 67 баш мөгезле эре терлек туры килә. Шуңа күрә эшләү өчен мәйдан җитмәү проблемасы бар. Кулланылышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләрен алыр идек тә, районда андый мәйданнар юк диярлек. Киресенчә, җир җиткерә алмаучы хуҗалыклар шактый. Ә чит районнарга чыгасы килми. Ник дигәндә, бу бездән өстәмә чыгымнар таләп итәчәк, - дип уртаклашкан иде безнең белән Балтач районының “Татарстан” хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллин.
Законны үзгәртерләрме?
Шунысын да исегезгә төшерәбез: авыл хуҗалыгы җирләренең хуҗасын алыштыру шактый катлаулы эш. Моның шулай булуын Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев та әледән-әле ассызыклап тора.
- Сөрелми яткан авыл хуҗалыгы җирләренең күп булуына карамастан, аларны яңадан кулланышка кертүе бик катлаулы. Беренче чиратта, бу федераль законнарның нәтиҗәле булмавына бәйле. Мәсәлән, хәзерге вакытта мондый җирләрне әйләнешкә кертү өчен 3 ел вакыт бирелә. Икенчедән, бу җирләрне башка затларга сатып җибәрү мөмкинлеге бар. Өченчедән, авыл хуҗалыгы җирләрен нәтиҗәсез кулланган өчен штраф күләме бик кечкенә, - дигән иде Азат Хамаев идарәчелекнең коллегиясендә.
Нәкъ менә шуңа күрә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча махсус тәкъдимнәр әзерләгән дә инде. Алар киләчәктә нәтиҗәсез кулланыла торган мәйданнар санын шактый киметергә ярдәм итәргә тиеш.
Документның эчтәлегенә килгәндә, җаваплы идарәчелек җир кишәрлеген тартып алуны гадиләштерергә тәкъдим итә. Бу - кулланылмый торган җирләрнең уңдырышлылыгын саклап калырга, аларны торгызу өчен китәчәк матди чыгымнар күләмен киметергә ярдәм итәчәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре фикеренчә, кулланылмый торган җирләрне сатып җибәрүне тыю буенча чаралар күрү дә бик мөһим.
Рәмзия ЗАКИРОВА
чыганак: http://intertat.ru сайтыннан