Наркомания — чорыбыз афәте. Россиядә ел саен наркоманиягә бәйле рәвештә 23меңнән артык җинаять кылына. Әлеге замана афәте никадәр гомерләрне кыя, гаиләләрне җимерә, тормышыбызны упкынга сөйри... Үсмерләрне бу яман юлдан саклап калу, наркотиклар сату каналларын ябу, аларны сатучыларны фаш итеп, наркотикларга каршы бөтен җәмәгатьчелек белән көрәшү максатыннан, 27 ноябрьгә кадәр “Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясе игълан ителә. Наркотиклар сату, саклау очракларына тап булсагыз, шундый фактларны күрсәгез, ишетсәгез шәһәр прокуратурасына – 7-05-35, район эчке эшләр бүлегенә – 02, 7-30-87, Бөгелмәдәге ФСКН районара идарәсенә – 8(85594) 4-22-50 телефоннары аша хәбәр итегез.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе