25 ноябрь көнне Татарстанда көзге чакырылыш мәсьәләренә багышланган махсус “кайнар линия” эшлиячәк. Мөрәҗәгатьләрне Татарстандагы кеше хокуклары буенча вакәләтле вәкил һәм Татарстан хәрби комиссариаты вәкилләре кабул итәчәк. Көзге чакырылыш уңаеннан сораулары булган һәркем иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать бишкә кадәр (843) 236-40-17, 236-89-15, 236-40-62 номерлары буенча шалтырата ала. Исегезгә төшерәбез: 1 октябрьдә башланган көзге чакырылыш кампаниясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быел Татарстанда яшәүче 4 меңнән артык егет солдат шулпасы эчәчәк.