Бу болгавыр заманда балаларга гына түгел, кайчакта өлкәннәргә дә кайбер сорауларга җавап табуы авыр. Четрекле хәлләргә тарыганда кемгә мөрәҗәгать итәргә, киеренке күңел хәләтеннән ничек котылырга белмәгән чаклар була. Шәһәребезнең 7 нче мәктәбе базасында урнашкан психологик-педагогик хезмәт пункты – шундый чакларда ныклы таяну ноктасы булып тора.
Ул агымдагы елның сентябрь башыннан эшли башласа да, 24 ноябрьдә аны рәсми ачу тантанасы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов районыбыз өчен аның бик кирәкле хезмәт булуын ассызыклап үтте һәм педагогларга эшләрендә уңышлар теләде.
Әлеге чарада “Росток” республика психологик үзәге директоры урынбасары Инна Идрисова катнашты.
текстның дәвамын укырга: http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе фоторепортажы