Яшьләргә тиң азарт белән

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

   Әлмәт  шәһәрендә шәхси-команда беренчелегенә булып узган шахмат буенча ярышта “Азнакайнефть” идарәсе командасы да катнашты һәм шәхси беренчелектә уңышка  иреште.  

   Әлеге  ярышлар “Татнефть” җәмгыяте профкомы кубогына, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылды.  Өлкән буын  сиксәненче елларда  “Азнакайнефть” идарәсендә  икътисад буенча җитәкче урынбасары булып эшләгән Таһир Хуҗинны яхшы хәтерлидер. Ул шахмат буенча төрле ярышлар оештыра, үзе дә катнашып  Азнакай данын күтәрә торган иде. Әлмәткә китеп, “Татнефть”тә генераль директор урынбасары булып эшли башлагач та, шахматны үстерү өлкәсендә күп көч куйды. Әлмәттә шахмат мәктәбе төзелгәч, компания җитәкчелеге мәктәп президенты вазифасына иң элек аның кандидатурасын күрсәтте. Тапшырылган эшне ул шушындый ярышлар мисалында уңышлы башкарып килә. 

    Ярышларда барлыгы 77 спорт остасы, составына өч  ир-егет һәм бер хатын-кыз кергән 18 команда катнашты.  “Азнакайнефть” командасы  очколар саны буенча алтынчы урынга лаек дип табылса, җитмеш яшьтән өлкәнрәкләр арасында Фәндәс Мөхәрләмов беренче урынга чыкты.                                          

                                                             

Нәфис Әхмәтов

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International