Бу атнада һәрбер сыйныфта Әниләр көненә багышланган чаралар уза. Шундыйларның берсе 5нче А сыныфында үтте. Балалар үз әниләренә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, гитарада уйнап күрсәттеләр. Концерт азагында Никита күңелгә керерлек поэма сөйләде, хәтта әниләр җылап җибәрделәр. Матур җыр астында балаларның әниләре белән төшкән фотосүрәтләр презентациясе узды. Ә кич азагында бергәләп чәй табынына утырып, тәмле ризыклардан авыз иттеләр.
Азнакай шәһәренең 1нче мәктәп сайты