«Маяк" гәҗите битләре буенча

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

     Быелның 10 аенда районда җәяүлеләр катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 2 җәяүле үлгән, 2се тән җәрәхәтләре алган. Республика күләмендә шундый 1300 юл фаҗигасе теркәлгән. Нәтиҗәдә, 132 кеше һәлак булган, 1221 җәяүле зыян күргән. ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков аварияләрнең 70 проценты караңгы вакытка туры килүен әйтә.

–Аларның күбесендә җәяүлеләр үзләре гаепле: кичләрен яктылык кайтаручы элементлар куллану мәҗбүри булса да, күпләр бу кагыйдәләрне үтәргә ашыкмый. Әлеге юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен җәяүлеләргә 500 сум күләмендә административ штраф янавын да онытмыйк, – дип кисәтә ул.  

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International