Авылыбызда таланлы җырчыларыбыз, биючеләребез, юмор осталарыбыз күп. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханә, авыл үзешчәннәре бер гаилә булып яшиләр, берсен-берсе кабатламаган, кызыклы, эчтәлекле чаралар уздырып кына торалар.
Менә 28 ноябрьдә дә Әниләр көнен бәйрәм итәргә җыелган халык ниндидер яңалык көтте. Ишектән килеп керүгә фойеда - авыл рәссамы Сирин Кадыйровның күргәзмәсе. Башка еллардан аермалы буларак, быел 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче әниләргә аеруча игътибар бирелде. Бар да хөрмәткә лаеклы, авылның иң авыр тармакларында хезмәт куеп, гаиләдә үрнәк булып, Ана исемен горур йөртүчеләр. Котлаулар башлангач, күңелләр нечкәрде, күзләр яшьләнде. Авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Төхбәтуллина, район Советы депутаты Шамил Хафазетдинов әниләргә иң изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Үз авылыбыз үзешчәннәренең җырлары, биюләре йөрәкләргә сары май булып ятты.
Римма Москова
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе