“Вокал-соло” номинациясе буенча яшь музыкантларның республика конкурсында Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Әлмәт шәһәрендә узган “Вокал-соло” номинациясе буенча яшь музыкантларның республика конкурсында Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән 87 катнашучы арасыннан Азамат Миргалиев, Динарис Бәширов – I дәрәҗә, Азамат Рәхимов, Ләйсән Гайфиева– II дәрәҗә, Алсу Дәүләтгәрәева, Ленара Каһарманова III дәрәҗә лауреат булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International