Үзенең туган көнен “Бердәм Россия” партиясе истә калырлык кына түгел, ә халык өчен дә файдалы итү өчен быел төрле алымнар кулланды. Безнең районда, “Бердәм Россия”нең Азнакай җирле бүлеге секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәкъдиме белән, бу көнне азнакайлыларны бердәм кабул итү үткәрелде.
Кабул итүне 1 декабрь көнне Марсель Шәйдуллин иртәнге сигез сәгатьтән “Бердәм Россия”нең җирле бүлек бинасында үзе башлап җибәрде. Аның кабул итүендә дистәдән артык кеше булды. Азнакайлыларны нигездә коммуналь хезмәтләр, торак мәсьәләләре борчый. Әйтик, Лобачевский урамындагы 5нче йортта яшәүчеләр җылылык өчен түләү белән килешми, исәпләү приборы куйдыруда ярдәм сорыйлар, Алиш урамындагы 8нче йортның почмак яклардагы фатирларда салкынлыктан зарланучылар бар. Социаль ипотека буенча фатир алу мәсьәләсе белән дә килгәннәр. Ветераннарыбызның берләре райондагы буалар торышы, аларның ремонты белән кызыксына, икенчеләре бильярд клубына яңа инвентарь сорый... Әнә шулай һәркемнең үз проблемасы, үз борчуы. Районның төрле хезмәтләр җитәкчеләре дә кабул итүдә катнашканлыктан, аларны шунда ук хәл итү буенча конкрет сөйләшү дә барды, бергәләп моның юллары эзләнде. Ә инде вакыт кирәк булганнарын Марсель Шәйдуллин җентекләп өйрәнү, тикшерү һәм срогына хәл итү бурычын куйды. Әнә шулай эчкерсез, ихластан сөйләшүдән азнакайлыларның һәркайсы зур канәгатьләнү алып чыкты.
“Бердәм Россия”дә гражданнарны кабул итү көн дәвамында барды. Партиянең җирле бүлек секретаре Марсель Шәйдуллинны аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов алыштырды. Аннан соң халыкны ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, политсовет әгъзалары – район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, партиянең җирле бүлек башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова, иҗтимагый кабул итү җитәкчесе Гөлнара Вәлиева тыңлады. “Бердәм Россия” депутатлык берләшмәсе әгъзалары Азнакайда (8нче, 20нче округлардан тыш), Актүбәдә (5нче, 7нче округлардан тыш) һәм авыл биләмәләрендә үз округларында халыкны кабул итү үткәрделәр. Ә инде Актүбә бистәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев һәм политсовет әгъзасы, бистә башлыгы Роза Галеева биредә яшәүчеләр белән очрашып, аларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр, тәкъдим-фикерләрен тыңладылар.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html