Азнакайдагы “Кояшкай” балалар бакчасына кунакка шигырь килгән

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

     “Кояшкай” балалар бакчасында берсеннән-берсе күңелле чаралар узып кына тора. Әле менә шушы көннәрдә генә бик матур “Шигырь килде кунакка” кичәсе үтте. Нәниләр янына шагыйрә апалары Илмира Сәлахова, Нәсимә Фазлыева, җырчы-композитор Резидә Гыйләҗева килгән иделәр. Ә балалар алар килүгә бик күп шигырьләр ятлап куйганнар. Җырлар җырладылар, биеделәр дә. Шагыйрә апалары исә аларга шигырь китапларын бүләк иттеләр, сәламәт, акыллы һәм тәүфыйклы булып үсүләрен теләделәр. Кичәне бик матур һәм эчтәлекле итеп бакчаның татар теле тәрбиячесе Гөлсиринә Вилданова, тәрбиячеләр Рима Мөкминова һәм Гөлназ Фәттахова, музыка хезмәткәре Гөлназ Мөслимова һәм башка апалары оештырган. Бакча мөдире Лилия Вәлиәхмәтова шагыйрәләргә зур рәхмәтен белдереп, иҗат уңышлары теләде, истәлек бүләкләре тапшырды. Шагыйрәләр үзләре дә татар халкының милли киемнәренә киенгән, чип-чиста татар телендә сөйләшкән балаларга сокландылар һәм куандылар. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International