Җиңү бистәсендә Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле күрсәтелде

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

    2015 ел -  әдәбият елы кысаларында узды. Шушы уңайдан, Җиңү бистәсенең Мәдәният йорты һәм авыл китапханәсендә дә бик күп эшләр башкарылды. Әдәбият елын йомгаклап, легендар язучыбыз, драматургыбыз, җәмәгатъ эшлеклесе Туфан ага Миңнуллинның 80 еллык юбилее уңаеннан, “Аналар көне”нә багышлап, авыл Мәдәният йортында, үзешчәннәр көче белән “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле күрсәтелде.

    Бәйрәм кичәсен ветераннар советы рәисе – Солтанова Әлфия Мисбах кызы һәм Шавалиева Гөлсинә Ризатдин кызы ачып җибәрделәр. Шунысы бик тә куанычлы, зал авыл халкы белән тулы иде. Спектакльне тамашачы бик яратып, җылы кабул итте. Үзешчән артистларның чыгышын, тамаша барышында ук көчле алкышлар белән карап утырды. Артистларыбызның һәркайсы үз ролен зур осталык белән башкарды һәм шуңа да тамашачы тын да алмый, бирелеп аларның чыгышын карады.    

     Спектакль тәмамлангач, рольләрне башкарган һәрбер артистның чыгышын алар кабат озаклап көчле алкышларга күмде. Спектакльне зур осталык белән әзерләгәннәре өчен, Мәдәният йорты хезмәткәрләренә авыл халкы чиксез рәхмәтләрен юллады.

 

Вахит авыл җирлегенең Җиңү бистәсе китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International