Авыл жирлегенен эше күпкырлы. Шулар арасында көндәлек яшәешне нормаль тәэмин итү өчен юлларны төзек тоту, кыш көне кардан чистарту - иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Чубар-Абдул авыл җирлеге балансында бүгенге көндә 10,5 км юл исәпләнә, шуларның барсы да каты өслек белән каплатылган.
2015 елда безнең бюджетта юлларны тоту өчен 100 000 сум акча каралган иде. 60 000 сумы кыш көне юлларны кардан чистарту өчен китсә, калган 40 000 сум авыл җирлеге составындагы 4 авыл юлларын төзекләндерү өчен бик аз.
2014нче елда җыелган узара салым акчасын тулысынча юллар һәм күперләрне төзекләндерү өчен тоттык.
Агымдагы елда да юлларны тәртипкә китерү эше дәвам иттерелде.Чубар-Абдул авылында Комсомол һәм Чапаев урамнарына таш салынды. Барлыгы -1 км 700 м. Буралы авылында Пионер урамына, Мәктәп урамына, авылның ике өлешен тоташтыручы күпер юлына - барлыгы 870 м юлга таш салынды. Мәндәй авылында Ялантау урамына һәм Тукай урамнарына 385 м озынлыкта щебенка белән каплатылды. Шушы эшләрне башкару өчен 508 000 сум узара салым акчасы тотылды.
Узара салым акчасы җыюның кирәкле гамәл икәнең авыл җирлегендә халык әкренләп аңлый башлады,быел без узара салым акчасын куелган срокка 100% җыя алдык, бу акчалар булмаса, бюджетта каралган акчага гына без алда саналган эшләрне, бәлки, башкарып та чыга алмаган булыр идек. Элек- элекктән авыл җыеннары үткәреп, шул җирлекнең яшәеш мәсьәләләренә кагылышлы проблемаларны халык бергәләп хәл иткән. Аның кабаттан яңаруы бик яхшы.
2016 елда да җыелачак узара салым акчасыннан 45000 (республикадан килгән субсидиядән соң 180000) юлларны карау өчен тотылачак.
Чубар-Абдул җирлегенә кергән федераль юлларга килгәндә, бүгенге көндә аларның торышы канәгатьләнерлек түгел. Быелгысы елда аларга чокырлы ремонт ясалмады. Беренче бураннар вакытында да машиналар бик авырлык белән хәрәкәт итте. Киләчәктә булган җитешсезлекләрне төзәтерләр дип ышанып калабыз.
Кышкы юлларны тиешле дәрәҗәдә тоту өчен Чубар-Абдул җирлегендә Мустакимов хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр Закиров Ф. белән договорлар төзелде. Алдагы елларда кышкы юлларның торышы турында халыктан ризасызлык белдерүчеләр булмады.