Азнакайда узган “Заманча әни-2015” бәйгесендә Розалия Кадыйрова җиңү яулады

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

   Бүгенге чор әниләре бөтенләй башка. Алар заман белән бергә атлыйлар, белемле, актив, кыю, матур, эшендә дә, шәхси тормышында да уңышка омтылучан. Яшьләр үзәге оештырган “Заманча әни-2015” район бәйгесендә нәкъ шундый гүзәл затлар аш-суга, кул эшләренә, җыр-биюгә осталыкта үзара көч сынашты.

   Алты конкурсант арасыннан төп титулга 3 ул тәрбияләүче Розалия Кадыйрова лаек булды. Ул сәламәтлеге чикле балалар өчен мәктәптә деффектолог булып эшли.

   Конкурста биш яшьлек Габделсаматы:

Әниемнең кызы юк та,

Малайлары “во” дигән! – дип чыгыш ясап, залдагыларны елмаерга мәҗбүр итте. Ул инде абыйлары ярдәмендә укырга һәм язарга да өйрәнгән. Әлбәттә, аларның шундый яхшы булуларында әтиләре Илсурның да өлеше зур.

– Малайларыбыз шулкадәр ипле, ярдәмчел, яхшы укыйлар, һич кенә дә кызым юк дип көенерлек түгел, – ди Розалия ханым. – Мондый конкурслар зур этәргеч бирә. Улларым: “Әни, башкача мөмкин дә түгел иде, син бит безнең иң яхшысы!” – дип үсендерделәр. Аларга да сөенеч, бер горурлык. Әниләр – балалары, балалар әниләре белән шулай горурланып яшәсен!

 

Резеда Шәрипова

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International