Азнакайда район имамнары һәм абыстайлары җыелышы узды

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

    2 декабрь көнне Ак мәчеттә Азнакай районы имамнары белән җыелыш узды. Әлеге чарада барлыгы 24 имам һәм 16 абыстай катнашты.

    Җыелышны Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов ачып җибәрде. Ул имамнар белән авылларда булган проблемалар һәм аларны чишү юллары хакында сүз алып барды.

Шулай ук имамнар һәм абыстайлар каршында шаҗәрәләр белгече, икътисад институты доценты Мирфаяз Солтанов та чыгыш ясады, ул шәҗәрәләрне төзү, кабер ташларын өйрәнү нидән башланып, ничек алып барылырга тиешлеген аңлатып китте.

   Соңыннан абыстайлар һәм имамнар алдында мөхтәсибәтнең яшьләр һәм хатын-кызлар эшләре буенча җаваплы «Иман» үзәеге мөслимәләре үз эшчәнлекләре хакында сөйләп узды һәм киләчәктә бергәләп эшләргә, авылларда яшьләр катнашында Иман кичәләре уздырырга килешенде. Иман кичәсенең беренчесе декабрь ахырында Буралы авылында узачак.

 

Азнакай мөхтәсибәт сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International