Ә чынлыкта аңарда В, С, Р, РР төркеменә караган витаминнар, цинк, бакыр, фтор һәм йод та бар. Җәйге сортларында марганец күп булса, кышкы сортлары тимергә бай.
Груша кәефне яхшырта, нерв киеренкелегеннән котылырга, ризыкны эшкәртергә булыша. Груша согы сидек кудыру чарасы булып тора. Бөерләрдә таш булганда да файдалы.
чыганак: «Шәһри Казан” сайтыннан