Сораштыруда катнашып, фикереңне әйт

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

   Татарстанда төрле катлам халыкның финанс ягыннан грамоталылык дәрәҗәсен билгеләү өчен социологик сораштыру үткәрергә җыеналар.

   Сорау алу Татарстанның Куркынычсызлык Советы каршындагы Ведомствоара эш төркеме ярдәме белән оештырыла. Тикшерү нәтиҗәләре финанс базарында халыкның күбесен кызыксындырган, борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк. Оештыручылар исә татарстанлыларны сораштыруда катнашырга һәм анкетадагы сорауларга җаваплар язарга чакыра.
    Анкета Татарстанның рәсми сайтында, “Татарстанда яшәүчеләрнең финанс яктан грамоталылыгын арттыру”  (http://tatarstan.ru/rus/fingramota) бүлегендә урнаштырылган. 

 

чыганак: «Шәһри Казан” сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International