Районда спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган бик күп чаралар уздырыла. Шундый зур спорт ярышларының чираттагысы “Чатыр-тау арена”да 12-13 декабрь көннәрендә узачак. Биредә “Шифа” кубогына бокс буенча Бөтенроссия турниры оештырыла. Ярышларда илебезнең төрле төбәкләреннән көчле боксчылар катнашачак. Турнирның мәртәбәле кунагы буларак, бокс буенча дөнья чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев чакырулы.