Без менә 20 елдан артык 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп узабыз. Ул кеше хокукларын тигез дәрәҗәдә яклауга, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны арттыруга юнәлдерелгән.
Кызганычка каршы, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр саны елдан-ел арта, авыру балаларның күп булуы да күңелне тетрәндерә. Бүгенге көндә районыбызда 4 меңнән артык инвалид яши, аларның 300дән артыгы – балалар. Араларында беркая чыга алмыйча, урын өстендә ятучылары бар. Алар белән аралашканнан соң дөньяга башка күзлектән карый башлыйсың, тормышның, яшәүнең мәгънәсен ныграк аңлыйсың.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да, рухи яктан алар бик көчле. Спортта, мәдәният һәм сәнгатьтә күпләрне сокландырган, биек үрләр яулаган якташларыбыз белән чын-чынлап горурланабыз, алардан үрнәк алабыз.
Республикабызда, шул исәптән районыбызда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш хәлен яхшырту буенча күп кенә эшләр башкарыла. Соңгы елларда “Уңайлы мохит” программасы буенча торак йортларда, социаль объектларда инвалидлар өчен яраклаштырылган шартлар тудырылды. Бу эш алга таба да дәвам итә. Ел саен районыбызда хәйрия марафоны, шәфкатьлелек акцияләре уздырыла. Анда актив катнашып, киң күңелле, мәрхәмәтле азнакайлылар күпме кешедә өмет чаткысы уята.
Әмма бу кайгырту инвалидлар декадасы белән генә чикләнмәсен, янәшәбездә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә һәрдаим игътибарлы булсак иде.
Һәрбарчабызга сәла-мәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек, киләчәк көннәргә ышаныч телим. Тәннәребез сау, күңелләрбез саф, йөрәкләребез тулы изгелек булсын!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html