Азнакай районында наркоманиягә каршы көрәшәләр

2015 елның 4 декабре, җомга

    Бүгенге көндә районда 56 наркоман профилактик учетта тора. Тагын да аянычы: аларның берсе – балигъ булмаган бала. Наркопритон тотып җәзага тартылган азнакайлы да хокук саклау органнарының күзәтүе астында. “Мәк” операциясе барышында оператив-профилактика тикшерүе үткәргәндә наркоманнарның янә бер җыелу урыны ачыкланган һәм учетка алынган. Әнә шулай наркоманиягә каршы көрәшнең туктап торганы юк. Хокук сакчылары җәмәгатьчелек, яшьләрнең ял итү урыннарына һәм хуҗалары учетта торган фатирларга әледән-әле рейдлар ясыйлар, мәктәпләрдә аңлату-профилактика чаралары үткәрелеп килә.  

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International