Азнакай районы мөхтәсибәте, “Иман” мөслимәләр үзәге, ТР мөфтияте һәм Азнакай башкарма комитеты белән берлектә 17 декабрь көнне сәгать 17 дә Мәүлид ән Нәби кичәсенә чакыра.
Кичәнең кунаклары: ТР мөфтие Камил Сәмигуллин; Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин; Булат Җиһаншин; Лилия Сәләхетдинова.
Программада: вәгазьләр, мөнәҗәтләр, балалар катнашында спектакльләр.
Шулай ук: хәйрия ярминкәсе; мәхәнди, яулык бәйләү буенча мастер класслар; фотосессияләр; пылау.
Балалар өчен: мастер класслар, уеннар, флешмоб.
Үткәрү урыны - Азнакай шәһәренең Мәдәният сарае. Керү бушлай.