Мәктәбебездә булган матур традицияләргә тагын берәү өстәлде.Өченче ел рәттән районыбызның авыл укучылары өчен Мөдәрис Сәхбиев истәлегенә багышланган волейбол ярышлары үткәрелде.Быел ул Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган егетнең туган көненә - дүртенче декабрьгә туры китереп оештырылды.
Чараны ачу тантанасында хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Азнакай район иҗтимагый оешмасы рәисе Исламов Илшат Әхәт улы, военком Камалиев Рәдиф Әнәс улы катнашты.Мөдәриснең сеңлесе - Гөлназ абыйсының спорт яратуы, батыр булуы турында сөйләде, егетләргә уңышлар теләде.
Уенда кызыклы һәм дулкынландыргыч мизгелләр күп булды, һәр команда матур уен күрсәтте. Дүртенче урынны Чубар Абдул егетләре, өченчене - Җиңү бистәсе командасы яулады, Сарлы мәктәбенең җыелма командасы – икенче урында.Ә күчмә кубок исә өченче тапкыр Кәкре Елга авылында кала. Әлеге команданы әзерләүче - барыбыз да яраткан физкультура укытучыбыз Сафин Ринат Хуҗа улы - ярышка йомгак ясаганда, алдагы елларда да егетләрне көтеп калуын әйтте.
Минемчә, мондый ярышлар укучыларны берләштерә, дуслаштыра, батырларның исемнәрен онытылмаслык итеп хәтерләргә яза.
Баһауов Ильяс, 10 нчы сыйныф укучысы