Ут белән сак булыгыз!

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

    Узган якшәмбедә Яңа юл бистәсе шәхси хуҗалыгында янгын чыгып, мунча яна.  Бинага шактый зыян килгән. Бәхеткә, һәлак булучылар юк. Статистика   Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын чыгу очракларының күбәюен күрсәтә. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре игътибарлы һәм сак булырга,  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый сакларга кирәклеген искәртә. Ут чыгу очраклары булганда  01, ә кәрәзле телефоннан 101,102  номерына шалтыратып, хәбәр итәргә кирәк.   

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International