Азнакайның ЗАГС бүлегендә ялгыз йөрәкләрне кавыштырдылар

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Азнакай ЗАГС бүлегендә оештырылган “Пар канатлар” исемле клуб, үзенең чираттагы утырышын ялгыз йөрәкләрне берләштерү белән үткәреп алды. Шәһәрдә һәм район сельсоветларына чакыру билетлары җибәрелде, ялгыз кешеләргә анкетылар таратылды. Лена Гымаева, ЗАГС хезмәткәрләре белән берлектә, төрле уеннар, тестлар үткәреп җибәрделәр. Якын итеп танышу өчен вальс, фуршет өстәле артында сөйләшүләр дә булыштылар. Ике парның барлыкка килүе кичәнең йомгагы булды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Азнакай ЗАГС бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International