24 нче янгын сүндерү бүлеге узып барган 2015 елның эш нәтиҗәләре буенча Татарстан республикасы 2 отряд федераль янгын сүндерү бүлекләре арасында 3 нче урынны яулап алды.
Шушы лаеклы җиңү уңаеннан Азнакай янгын сүндерүчеләрен 2 отряд федераль янгыннан саклау бүлеге башлыгы урынбасары, эчке эшләр хезмәте полковнигы Владимир Салун килеп тәбрикләп китте. Ул 24 нче янгын сүндерү бүлеге эшчәнлеген, янгыннарны тиз арада җиңеп бару, “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару объектларын ышанычлы кулларда икәнен искәреп узды. Янгын сүндерү бүлеге коллективы каршында алып барган үз чыгышында ул “Мин Актүбә егете, сезнең якташ буларак сезнең уңышларны бик теләп карап барам, икенче ел рәттән 24 нче янгын сүндерү бүлеге республиканың көньяк–көнчыгыш янгын сүндерү бүлекләре арасында җиңүчеләр исемлегендә беренче өчлеккә керүегез белән бик горурланам” - дип сөйләде.
Әлеге котлаулар белән беррәттән шушы көннәрдә булып узган профессиональ бәйрәм уңаеннын 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Караул башлыгы Галиев Рафаэльгә, бүлекчә командиры Фарукшин Рафаэльгә һәм инженер Ахметзянова Зөһрәгә юбилей уңаеннан “Россия МЧС хезмәтенә 25 ел” дип аталган медальләр тапшырылды. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүләкләгән бөек бүләкләр арасыннан озак еллар дәвамындагы хезмәте өчен “Маршал Василий Чуйков” медале белән янгын сүндерүче Насых Рашитов, янгын сүндерү машинасын йөртүче Илгизәр Шайдуллин һәм инспектор Рәсимә Суворова бүләкләнде. Янгын сүндерү бүлеге ветераннары да игътибарсыз калмады, алар да медальгә лаеклы булдылар. Әлеге исемлеккә төрле елларда янгын сүндерү булеге башлыклары булып хезмәт иткән Минулла Бадыкшанов, Рәшит Ханов һәм башка лаеклы эшчеләр кергән.
Профсоюз комитеты тарафыннан Рафаэль Фарукшин һәм Рамиль Якупов гаиләләре дә аерым бүләкләнде, алар балаларын яңа ел күчтәнәчләре һәм уенчыклары белән сөендерәчәкләр.
Азнакай муниципаль районының 24 нче янгын сүндерү бүлеге