Азнакайның иң матур чыршысы өчен тавыш бирәбез!

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

   Яңа елга шәһәребез иң матур төсләре белән балкып, бәйрәмчә купшы итеп бизәлде. 31 декабрьдә Татарстан мәйданындагы Үзәк чыршы янында зур тамаша оештырылды, бәйрәм салюты атты. Үзәк чыршы боз шәһәрчеге белән бәйрәм ялларында да азнакайлыларны үз янына җыеп, әкияти мизгелләр бүләк итеп торды.

   Шуңа күрә аның республиканың муниципаль берәмлекләре арасында игълан ителгән "Иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы" бәйгесендә катнашып, җиңү яулау мөмкинлеге бар. Моның өчен ТР муниципаль берәмлекләр порталына керегә (сылтама:http:// ttp://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2016.htm ) һәм үзәк чыршының бизәлеше һәм аның янында оештырылган бәйрәм тамашаларын 5 баллы шкала буенча бәяләргә  генә кирәк.

    Тавыш бирү 25 гыйнварга кадәр уздырыла. Хөрмәтле азнакайлылар, үз районыбыз данын яклап тавыш бирик!

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International