Игътибар иткәнегез бармы: Казанда милли кием, башына җыйнак татар калфагы кигән туташлар шактый хәзер. Шулай булмый ни, елдан-ел милли төсмердәге бәйгеләр саны да арта бара бит. Милли кием дизайнерлары, калфак тегүчеләр бәйгеләре булсынмы ул, яисә аш-су осталары җыены, йә булмаса шәҗәрә бәйрәме, димчеләр утырышымы... Бу эшләрнең башында “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы тора. Аның җитәкчесе Кадрия Идрисова хак әйтә: дөнья буйлап, “Ак калфак” тарала, халыкта милли гамь арта.
– Кадрия Рәисовна, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы өчен узган елдагы төп вакыйгалар нидән гыйбарәт булды?
– Бөтендөнья татар конгрессының татар хатын-кызлары форумы тарихта үз урынын алды дип уйлыйм. Бу чара өченче тапкыр гына уздырылса да, киң колач алды, анда 650ләп хатын-кыз катнашты. Шуларның 450се чит төбәкләрдән килгән иде. Тел сагында торучы, милләтне саклаучы зат – әни. Әнә шуңа күрә узган ел без җыелган халыкка берничә мәйданда халкыбызның югала барган йолалары, ризык әзерләү һәм башка темалар буенча мастер-класслар үткәрдек. Ана теле оеткысын сабыйга биләүсәдә чагында ук салып куярга кирәк. Менә шуңа күрә “Ак калфак” балалар бакчаларына бишек җырын кертү мәсьәләсен күтәрде һәм бу эш кайбер бакчаларда гәмәлгә керде инде. Моннан беркемгә дә зыян юк, ә файдасы шактый. Беренчедән, бала психологик яктан тынычлана. Ни генә дисәң дә, бакча – гаилә түгел, ят мохит. Икенчедән, җыр ярдәмендә сабый аңына шушы телгә карата мәхәббәт, киләчәктә өйрәнү программасы салына. Төркемдә төрле милләт балалары йөри икән, бер көнне – татарча бишек җырын, икенче көнне – русныкын, өченчесендә башкасын җырларга мөмкин.
Бала үсеше дәверендәге икенче баскыч – мәктәп. Монда да дәрескә чакырган кыңгырау чыңы урынына милли көй яңгыраса, бала сискәнмәс, фикер җебен югалтмас иде. Мәктәп сүзе чыккан икән, балаларга гына түгел, укытучыларга да бердәм форма кертүне хуплыйм. Укытучының киеме дә фикер тупларга комачау итәргә мөмкин бит. Узган елда “Ак калфак” төбәкара җыеннар үткәрә башлады. Монда да без асылга кайту юлларын ачыклау белән шөгыльләнәбез, эшне җайлап җибәрәбез.
– Асылга кайту дигәндә, Сез нәрсәне күз уңында тотасыз?
– Әйтик, Балтач районында “Шәҗәрә – безнең тамырлар” дигән чара булды. Агачның тамырына зыян килсә, аның корыячагы һәммәбезгә билгеле. Кеше белән дә нәкъ шундый хәл бит. Әмма нәсел тамырларын ачыклау, аны саклау турында әле бик азлар гына кайгырта. Халык юкка гына, шәҗәрә ул – киләчәккә тәрәзә, дими бит инде. Шуңа күрә без моңа ике ел элек үк ныклап тотындык. Балтач бу җәһәттән безгә үрнәк булып тора. Монда чын мәгънәсендә асылына кайткан халык яши. Борбаш авылында мөхтәсибәтнең баш казые Җәлил хәзрәт яши, ул бөтен авылның шәҗәрәсен төзегән.
– Шәҗәрә нәселдәге җитешсезлекләрне ачыкларга да ярдәм итә торгандыр.
– Студентлар шәҗәрә төзеп килгәч, кайсы ботак үсми калган дип сорыйм. Өйләнми калган ир туганнар, кияүгә чыкмый калган кызларда нәсел киселә. Шәҗәрә төзегәч, кайсы ботакның “авырып” китүе, бөтенләй башка ботаклар белән кушылып китүен дә күрсәтә. Катнаш никахлар турында әйтүем. Монда инде нәселгә ят исемнәр, ят гадәтләр килеп керә дигән сүз.
– Ят исем дигәннән, бу яктан катнаш никах булмаса да, фантазиябез бай безнең.
– Кызганыч, татарча булмаганнары да, мәгънәләре сискәндерә торганнары да шактый. Студентлар белән дәрес вакытында кайбер киң таралган исемнәрнең мәгънәләрен аңлатам да, кайвакыт шул исемнәрне йөртүче туганнары, якыннары табыла. Алар начар кеше түгел дип бәхәсләшергә омтылучылары да була. Шул исемне йөртүченең гаебе түгел бит ул. Әти-әнисе белмәү аркасында килеп чыккан эш. Менә шуңа күрә исем кушуның олуг йола, бала язмышын хәл итә торган гамәл икәнен төшендерәбез. Нишлисең, тормышыбызда аңлашылмаучылыклар шактый. Алар исем кушуга, баланың беренче тапкыр чәчен алуга, сөннәткә утыртуга да кагылырга мөмкин. Шуңа күрә без, ата-ана балага карындагы чактан алып кырыгынчы көненә кадәр нәрсә бирергә тиеш, дигән сорауга җавап чагылдырган диск чыгардык. Ул кинофильм формасында эшләнде, татарча белмәүчеләр, читтә яшәгән милләттәшләребез өчен рус һәм инглиз теленә тәрҗемә ителде. Халыкка тел өйрәтүнең дә, йолаларны торгызуның да кыенлыгы юк, эзләнгән кешегә юллары табыла аның.
– Шәҗәрәдә корыган ботакны таптык та ди. Нәселне юкка чыгудан саклар өчен нишләргә соң?
– Нәкъ менә шушы сорауга җавап табу өчен күптән түгел Азнакайга димчеләр җыелды. Димләү, ярәшү мәктәбен өйрәнү өчен Түбән Новгородтан, Сочидан, Ижау, Питер, Магнитогорск, Мәскәү калаларыннан, Башкортстаннан кунаклар килде. Монда ярәшү, никах уку, балага исем кушу, дини укыту эшчәнлегендә милли компонентларны саклау мәсьәләләре каралды. Азнакайда һәрбер чара җиренә җиткереп үткәрелә. Чөнки эшне бер кеше түгел, команда оештыра. Район башлыгы “Ак калфак”ның нәрсәләр белән шөгыльләнүен кызыксынып күзәткәнгә, кирәк чакта ярдәмен кызганмаганга шулай ул. Димчеләр клубы да киң колач белән эшли. Әйтик, Балтач районы егетләре анкеталарын Азнакай кызларына тәкъдим иткәннәр. Тиздән никах туйлары гөрләп узар. Түбән Новгород белән Ульян өлкәсе димчеләре дә нәкъ шундый тәртиптә эшли. Әмма мондый клублар оешканчы, алдан һәр районда 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге ир-атларның исемлеген төзедек. Бик куркыныч саннар килеп чыкты. Буйдаклар, кияүгә чыкмый калган кызлар кайсы районда да күп. Һәрбер җирлектә 800әр, хәтта меңнән артык парсыз кеше яшәве ачыкланды.
– Ни өчен кеше гаилә кора алмый соң?
– Аллаһы Тәгалә барыбызны да парлы итеп яраткан. Элек бу проблеманы сугыш афәте белән аңлата идек, хәзер исә андый киртә дә юк. Ләкин буйдаклар саны күбәйгәннән-күбәя бара. Моңа тормышның көннән-көн җиңеләюе сәбәптер. Икенче яктан, кызлар егетләргә карата таләпне зурдан куя. Егет өйләнергә җыенса, аның машинасы, фатиры һичшиксез булырга тиеш. Ә бит ниятне матди байлыкка гына кайтарып калдырырга ярамый. Анкетада, минем кызлар белән танышып, аларны озатып йөрерлек акчам юк, дип җавап бирүчеләр дә бар. Андый дәвер үткәч, мин инде кыз сайлап йөрер яшьтән узган, дип басылалар. Гаиләнең әһәмиятен яшьлек белән аңлап та бетермисеңдер, әмма парсызларга бәйле куркыныч статистика да бар бит әле. Әйтик, республикада бүген 40тан артык картлар йорты булса, киләчәктә тагын да күбрәк кирәк булачак. Ялгыз картны, карчыкны кем карасын? Әти-әнисе гүр иясе булыр, туганнарына сыймас, балалары юк. Бары бер генә юл – картлар йорты кала. Аңлату эшләрен Мәгариф, Мәдәният министрлыклары, гаиләне теркәү органнары белән алып барабыз. Хөкүмәт мәсьәләнең җитди булуын аңлый. Юкса аерылышуны тоткарлау турындагы закон кабул ителмәс иде.
– Гаилә бөтенлеген саклау өчен, бәлки, үрнәк гаиләләр турында күбрәк сөйләргә, тәҗрибә уртаклашырга кирәктер?
– “Ак калфак” оешмасы “Гаилә һәм мәктәп” журналы белән берлектә “Күркәм гаилә” дигән бәйге игълан итте. Миңа шушы бәйге уңаеннан Аксубайга барырга туры килде. Анда сәхнәдә төрле гаиләләр чыгыш ясады, традицияләре белән бүлештеләр. Бер нәрсәгә игътибар иттем: ир кеше гаилә җаваплылыгын тулаем үз өстенә ала икән, ул гаилә нык була. Ата баласы өчен дә җавап бирә, мондый гаиләдә бала тәрбияләү хатын эше дип куелмый. Кеше аеру дип кабул ителмәсен, әмма мишәр ирләре бик нык гаилә җанлы булып тоелды миңа. Анда балага – ул киләчәктә тәрбиячем булачак дип карау, шуңа күрә сабый күңеленә яшьтән йола, дин, әхлак нигезләрен салу мәҗбүри куелган.
– Хатын-кызга исә аш-суга осталык килешә торгандыр. Шунысы кызык: чит илдә нинди дә булса ризыкка багышланган фестиваль үткәрү – гадәти хәл. Кемнәрдер аңа бизнесның бер ысулы дип караса, кайберәүләр шулай милли ашларның популярлыгын арттыра. “Ак калфак” үткәргән татар халык ашлары мастер-классы мондый фестивальләрдән бер дә ким булмады кебек.
– Халыкара хезмәт күрсәтү көллияте, “Тәмле булсын”, “Казан” милли мәдәни үзәге рестораннары осталары 13 төрле ризык пешерергә өйрәтте. Милли чәй ашы саналган чәкчәкнең генә дә әллә ничә төрле ысулын өйрәндек. Кайда яшәвеңә карап аерыла бит ул. Әйтик, Актаныш чәк-чәге бер төрле булса, Азнакайныкы – бөтенләй икенче. Ижау татарларының да үзенчәлекләре бер, Казан ягы чәкчәге бөтенләй аерылып тора. Менә бу рецептларны төрле өлкәләрдән җыелган ханымнар өйрәнеп китте. Аларга, кайткач, өйрәнгәнегез белән бүлешегез дигән теләгебезне җиткердек. Талкыш кәләвә, гөбәдия, өлеш, вак бәлеш, ширбәт ясау, тавык тутыру серләре татарлар яшәгән һәр тарафка таралды. Алай гына да түгел, бу ханымнарның кайберләре шулкадәр канатланып кайткан ки, үз төбәкләрендә милли аш-су рестораннары оештырып җибәргәннәр.
– Югалган төшенчә, гадәтләрне яңадан торгызу дигәндә, нәрсәне күз уңында тотасыз?
– Иң әүвәл халыкка төп йортның бәһасен аңлатырга кирәк. Бу – безнең киләсе ел планына кертелгән эш. Халык әлеге төшенчәне онытып бара дип уйлыйм мин. Ә бит кендек каның тамган йортың булмау тамырсыз калуга тиң. Ата-анаң гүр иясе икән, аларның рухын саклау өчен төп йортның булуы кирәк. Нәселне таркалудан саклау өчен дә төп нигезнең исән-имин булуы шарт. Киләсе ел турында сүз чыккач, тагын берничә бәйге турында игълан итәсе килә. Аның берсе бишек җырлары бәйгесе булачак. Монда ике номинация каралган, беренчесе тәрбиячеләр өчен булса, икенчесендә теләге булган һәркем – әниләр дә, әбиләр дә, апалар да катнаша ала. Татар халык киемнәрен тегүчеләр һәм аларны иҗат итүче дизайнерлар бәйгесен дә үткәрергә ниятлибез. Бу инде киемеңә карап каршы алалар дигәнне истә тотып оештырыла. Бөтендөнья татар хатын-кызларының 4 нче форумын исә 24-26 апрельдә – Тукайның 130 еллыгын бәйрәм иткән көннәргә туры китереп үткәрү ниятләнде. Телнең ачкычы Тукаебызда икәнен без, хатын-кызлар, аңлыйбыз, шуңа күрә төп гамәлләребезне бишек җырыннан башлыйбыз. Калебебез нык, киемебез үрнәк, эшләребез уң булсын иде дигән теләктә калам.
Гөлинә Гыймадова, “Ватаным Татарстан”, /№ 2, 07.01.2016/