Әсәй авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы билгеләнде

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

     Вәлиева Люция Марсель кызы Әсәй авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ул Азнакай районының Әсәй авылында 1969 елда туган, югары белемле, Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган, әлегә кадәр Азнакай 1нче гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Гаиләле, ике бала үстерәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International