Тымытык авылында спорт бәйрәме узды

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе
    9 гыйнварда Тымытык авылында «Яшьлегемә кайттым әле» исемле спорт бәйрәме узды.Тымытыкта яшәүчеләр һәм күрше авыллардан кунакка килүчеләр рәхәтләнеп чаңгы шудылар. Саф һавада шуганнан соң учакта пешкән аштан да тәмле ризык булмагандыр. Ә самаварда кайнаткан чәйләре! Бәйрәмнең оештыручылары: Д.Ә.Мусин җитәкчелегендәге "Азфлай" парапланиристлар клубы, Тымытык авыл җирлеге һәм Азнакай яшләр эшләре буенча идарәсе булдылар. Чаңгычыларны котларга Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Х.Шәмсетдинов та килде. Бу бәйрәмнең әһәмиятен һәм башка авылларда да шундый ук чараларны уздырырга кирәклеген ассызыклап үтте.

   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International