"Маяк" газетасы «Иң сөйкемле пар» дигән фотоконкурс игълан итә

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

    Гашыйклар көне алдыннан без aznakaevo-rt.ru сайтында «Иң сөйкемле пар» дигән фотоконкурс игълан итәбез. Мәхәббәт белән бәйле булган матур фотоларыгызны (туйдан, сәяхәттән, гаилә тормышыннан һәм башкаларны), «Иң сөйкемле пар» дигән билге белән  azmayak@mail.ruэлектрон адресы буенча 20-31 гыйнвар көннәрендә кабул ителә (исем, фамилия, яшегез һәм телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз).

     Онлайн - тавыш бирү 1-11 февральгә кадәр барачак. Бәйге нәтиҗәләре белән газетабызның 12 февраль санында таныша аласыз. Иң матур парларның фотолары http://aznakaevo-rt.ru сайтына, Вк төркеменә куелачак һәм “Маяк” газетасында бастырылачак.

     Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International