Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары бара

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

   Гыйнвар – ул узган елга хисап тота торган ай. Предприятие-оешмалар белән рәттән авыл җирлекләрендә дә отчет җыелышлары бара. Анда башкарылган эшләргә йомгак ясала, киләчәккә планнар билгеләнә. Төрле өлкә вәкилләре дә чыгыш ясап, авыл халкы өчен бик кирәкле мәгълуматлар җиткерәләр. Мәсәлән, Сәпәй авыл җирлегендә узган җыелышта хокук сагы хезмәткәре мошенниклардан саклану, күзәтчелек бүлеге хезмәткәре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында җентекләп аңлатты, банк вәкиле шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен бирелә торган кредитлар белән таныштырды.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International