«Сәләт-Раушан», «Сәләт-Азнакай», «Сәләт-Гайрәт» яисә «Сәләт-Рухият»ме?

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

   20 нче гыйнвар көнне, «Сәләт» йортында «Сәмрух 2015» ел премиясенең чираттагы һәм соңгы номинациясенең сайлап алу туры узды. «Сәләт» йорты, гадәттәгечә, шаян һәм күңелле сәләтлеләр белән тулды, бар җирдә дустанә мохит хөкем сөрде.

   «Ел аланы» номинациясендә җиңү өчен 4 алан көч сынашты: «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Азнакай», «Сәләт-Гайрәт» һәм «Сәләт-Рухият».

   Һәр аланны директоры яки өлкән әйдаманы тәкъдим итәргә тиеш иде. Һәр алан да бергәләшеп әзерләнгәне күренеп тора: сәхнә күмәк биюләрдән, таныш җырлардан яңгырап торды.

   Беренче булып сәхнә түренә «Сәләт-Рухият» аланы менде. Рухиятлеләр үз чыгышларын, алдагы көнне фаразлап, «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы форматында ясаганнар. Алар ныклы аргументлар ярдәмендә «Сәләт-Рухият»нең, чыннан да, җиңүгә лаек икәнен исбатларга  тырыштылар.

   «Сәләт-Азнакай» аланын өлкән әйдаман Диләрә Сабитова тәкъдим итте. Ул, «Кыскалыкта – осталык» принцибына таянып эш итте. Шуңа да аның чыгышы төгәл, ачык һәм камил булды.

   «Сәләт-Гайрәт»нең чыгышы сорау-җавап форматында барды. Чулпан Фатыхова биргән сорауларга өлкән әйдаман Ришат Нуруллин җавап тотырга тиеш булды. «Һәр аланның үзенә генә хас булган үзенчәлеге бар. Ә «Сәләт-Гайрәт» ул – үзе зур бер үзенчәлек!» - дип күкрәк киереп, горурланып әйтте Ришат.

   «Сәләт-Раушан» аланында олимпиадниклар ял иткәне һәммәбезгә дә мәгълүм. Шуңа да аларның чыгышы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены форматында барды.

   Һәр чыгыштан соң жюри әгъзалары яшьләрне сораулар белән күмде. Алар җиңүчеләрне февраль аенда игълан итәчәк. Бүген исә мөхтәрәм жюри сафларында түбәндәгеләр иде: «Сервис Стайл» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Ризванова; «Сәләт» клубы президенты, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Айгөл Габдрахманова; «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Раиль Курамшин; Яшьләр дипломатия академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова; җырчы Илназ Сафиуллин; «Сәләт» ветераны Альберт Шакиров. Рәхмәт сезгә!


"Сәләт" Медиа үзэге

 

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International