Бәхетле картлык

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

        Фаүзия Касыйм кызы Сәпәй авылында унөч балалы крестьян гаиләсендә туып үскән, бүгенге көндә үзе һәм 99 яшьлек абыйсы исән (Миргасим Касыйм улы). Туган авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алган. Чордашлары кебек аңа да бик иртә җитлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә. Бераздан Бөгелмәдә бухгалтерлар эзерли торган курсларда укый. Районда оешып килә Собес системасында инспектор булып эшкә урнаша һәм пенсиягә киткәнче шунда эшли. Кайда гына эшләсә дә макталуда була ул. Тырыш хезмәте өчен мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә. Сонгы эш урыны – райсовет, тыл хезмәткәре, сугышта катнашучының тол хатыны.

   1950 елда Гариф исемле фронтовик егеткә кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләп үстерәләр: Асия һәм Рафаэль Чаллы шәһәрендә, ә Наиль Азнакайда яшиләр.

  Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, Ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша Фаүзия Касыйм кызы. 6 оныкның, 6 оныкчыкның яраткан әбисе ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International