Тиздән Гашыйклар көне дә җитә. Әлеге уңайдан ЗАГС бүлеге “Объектив призмасы аша үбешү” бәйгесе игълан итә. Фотосурәтләр төрле форматта, стильдә булса да ярый, ансы, гашыйкларның фантазиясеннән тора. Иң мөһиме – сезнең мәхәббәт кадр аша да “ташып”, “янып” торсын! Иҗади якын килгән, креатив төсмердәге фотосурәтләрегезне ЗАГС бүлегенә китерегез. Бәйгегә йомгак 4 мартта ясалачак. Җиңүчеләрне бүләкләр һәм тантаналар залында фотосессия көтә.