Яңа бинага күчкән төбәкне өйрәнү музеенда зур җанлылык. Экспозиция заллары әле тулысынча ачылып бетмәсә дә, аларда эшләр бара, чаралар, экскурсияләр үткәрелеп килә. Бирегә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары эзне суытмый. 1 февральдән музейда җирлегебездә яшәп иҗат итүче Дамир Хафизовның күргәзмәсе ачылачак. Рәссамның картиналар дөньясы сезне үзенә дәшә.